Якташыбыз Таһир Шәмсуаровтан Укытучылар көненә күчтәнәч
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Таһир Шәмсуаровтан Укытучылар көненә күчтәнәч

Шагыйрь, Ш.Бикчурин исемендәге «Чишмә» берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаровтан шигъри бүләк.

Укытучы!


Беләсеңме, оныткан юк безнең,
Укытучым, бәйрәм көнеңне.
Үткәннәргә кайтыр юллар булса,
Син башкача яшәр идеңме?!

Хәтерләле, синең тәүге дәрес,
Апа диеп дәште балалар.
Менә алар, әни сыман күреп, 
Кочагыңа синең саралар!

Бер мизгел дә истән чыкмый торган,
Илаһи йорт сиңа кайсы, әйт?!
Әйтмәсәң дә мин җавабын беләм-
Изгеләрдән - изге ул мәктәп!

Укытучым! Әйткән сүзләреңне
Искә алам әле бүген дә. 
Әни сүзен өйрәттең син безгә
Үзебезчә, ана телендә!

Оныттылар диеп уйламагыз,
Хәтерләрдә йөртәм әле мин.
Мәңгелек җыр бүләк иттең апа,
"Туган тел" дип типте йөрәгем!

Яшьлегеңә кире кайтарсалар,
Нишлисеңне беләм, әлбәттә.
Балаларны бик сагындым диеп,
Барачаксың кабат мәктәпкә!

Алтын яфрак коела, гомер көзе,
Узган сукмакларны барлыйбыз.
Укытучым, бүген чын йөрәктән
Изге бәйрәм белән котлыйбыз!


Тирән хөрмәт белән Таһир Шәмсуаров!

 

 


Нет комментариев