Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялтау авылында яшәүче Фәния апа Кәримова бакчасында үсүче чәчкәләре турында озаклап сөйли ала (+ чәчәкләр фотолары)

Ул аларны яратып, бар җылысын биреп үстерә.

Чәчкәләр үстерүдә төп ярдәмчеләре – кызлары булса да, карау, су сибү барыбер дә аның өстендә.

«Аллага шөкер, су бар, шланга белән сибәбез. Быел чәчәкләр өчен матур, җылы көннәр җитәрлек булды. Башта яңгырлар да күп яуды. Әле менә сентябрь ае дәвамында чәчәкләр бакчада ямь биреп утырды. Иртән-кичен чәчәкләремне сыпырып чыгам, алар белән сөйләшәм», - ди Фәния апа.

Менә шундый җылы караш булганда, чәчәкләр дә үсә, әлбәттә.

Бакчада төрле төстәгеләре һәм төрле чәчәкләр ямь биреп утыра. Күкбаш (василек), бояр гөлләре, ягъни мальва, русчасы шток-роза, карабодай гөле (королевская бегония), петунияләр, декоратив мәкләр, розалар, пионнар, ирислар, астралар – мин язып өлгерергә җитешкәннәре генә болар.

Әле менә “африка ромашкасы” дигән чәчәкне үстереп караганнар. Русчада – остеоспермум. Күз явын алырлык чәчәкләр. “Күп чәчәк ата һәм озакка бара”, - ди чәчәкләр хуҗабикәсе.

Чүлмәктә үсүче чәчәкләрне килешле генә иттереп, кечкенә арбага тезеп куйганнар. Шулай ук велосипед формасында чәчәкләр кую урыны да бар.

74 яшьлек Фәния апа Кәримова  Ялтау авылында берүзе генә яши. Тавык, үрдәк үстерә, өч бакчаны карый, алда язганымча, чәчәкләр үстерә – кыскасы, тик тора торганнардан түгел. Ялларга балалар, оныклар кайтып, кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. Җиде онык, бер оныкчык өчен Фәния апа – хөрмәтле әби, дәү әни.

 

Фотолар: гаилә архивыннан.

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында 4 октябрь санында булачак

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев