Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Шөгердән язалар: Авыл бәйрәме - туган ягыннан еракта булганнарга күптән күрешмәгәннәр белән очрашу да, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да иде

Бүгенге көндә һәркем байлык, мал туплау белән мавыгып яшәгәндә, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, гадилек дигән төшенчәләр арткы планга күчеп барганда, бер-беребезнең хәлен белергә вакыт тапмаган мәлдә,

июнь аеның шимбәсендә, соңгы елларда Яңа Шөгер авылында күркәм традиция буенча уза торган “Бер күрешү –  үзе бер гомер” дип аталган авыл бәйрәменә җыелдык. 

Туган ягыннан еракта булганнарга ул күптән күрешмәгәннәр белән очрашу урыны да, туган нигез, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да, ял итү өчен менә дигән вакыт та иде.  Анда һәркем яхшы кәеф алып, күптән очрашмаган авылдашлары, якташлары, сыйныфташлары белән күрешеп, аралаша алды. Елның-елында матур традиция булып сакланучы әлеге чара быел да югары дәрәҗәдә үтте.

Гомер-гомергә Шөгер иманын югалтмаган, намазын калдырмаган, мәчетләрен кистермәгән  авыл булып саналды. Бүгенгесе көндә дә авылыбыз уртасында мәчетебез балкып тора, имамыбыз Наил абый һәркөнне, биш вакыт намазга чакырып, авыл өстенә азан яңгырата. Бәйрәмебез дә моңлы азан тавышы белән башланды.
 
 Югарыдан бернинди күрсәтмә көтмичә, аерым берәүләрнең шәхси инициативасы белән оештырылган бу бәйрәмгә шатлык-борчуларны  уртаклашырга мәртәбәле кунаклар да килде, авылның үсешенә үз өлешен керткән, аның тагын да күркәмрәк, гомер итү өчен уңайлырак булуын тәэмин итүгә тырышлык салган актив авылдашларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Авылыбыз зур түгел, дүрт кенә урам. Алар үзара дус- тату, бердәм булып яши. Урамнарыбыз чиста, йорт, каралты-кураларыбыз төзек. Капка төпләрендә матур чәчәкләр үсеп утыра. Иң матур ишек алды Нәфис Хәертдинов һәм Фәнис Гайнановларныкы, иң чәчәкле, фантазиягә бай капка төбе Марсель Сабуров белән Зөлфия Хәмзиналарныкы.

 Бәйрәмдә авылыбызның иң өлкән кешесе, иң яшь сабый, иң яшь әби белән бабай, иң яшь парлар, иң уңган-булган гаиләләр дә читтә калмады, авыл халкы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне кабул итеп алдылар. Бүгенге көндә илебезнең иминлеген саклап, дүрт егетебез СВОда изге бурычларын үтиләр. Аларга исән-сау кайтуларын теләп, әти-әниләренә авыл халкы исеменнән бүләкләр тапшырылды. 

Бәйрәмгә  килүче авылдашлар, кунаклар авылыбызның моңлы җырчылары, оста биючеләре, авылыбызның алыштыргысыз баянчысы Илфат Вафинның чыгышларын берләштергән ямьле концерт карап, халык уеннарында һәм спорт ярышларында катнаша алды. Шулай ук  Иске Шөгер авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары аларга бүләк итеп, концерт программасы әзерләп килгәннәр иде.

Бәйрәмгә килгән бер генә кеше дә бүләксез китмәде. Ә бүләкләр мулдан булды. Бүләкләр әзерләүдә спонсорлар эзләмәдек, авылыбызның һәр гаиләсе, бәйрәм булачагын ишетү белән, үзеннән өлеш кертергә ашыкты.

Бәйрәм өлешеннән соң кунаклар чәй табыны артында сөйләшүләрен дәвам итте. Табын искиткеч мулдан әзерләнгән. Бу үзе генә дә Яңа Шөгер авылы халкының уңганлыгын, бердәмлеген күрсәтеп тора. Бер почмакта самоварларда чәй кайнап утыра, икенчесендә учак өстендә казанда пылау пешә. Аны пешерүнең чын остасы Айдар Сафиннар гаиләсе әзерли, тагын бер казанда Нәфис Хәертдинов авылдашларын тәмле хашлама белән сыйларга әзерләнә. Авылыбызның танылган умартачысы Наил Кашапов алып килгән бал белән эчкән үлән чәйләренең тәмлелеге әйтеп бетергесез иде. Табында уңган киленнәребез әзерләгән 6-7 төрле салат, коймак, өчпочмак, мантый, пироглардан, җиләк-җимешләрдән  өстәлләр сыгылып торды.

Күңелле итеп  бәйрәм иткәннән соң, Яңа Шөгерлеләр авыл бәйрәмен ел саен уздыруны дәвам итәргә, дигән фикергә килде. 
  

Резидә Хәертдинова,  Яңа Шөгер авылы

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 27 июнь санында җомга номерында укый аласыз.

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Шөгер Яңа Шөгердә авыл бәйрәме