Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын караучы Лениногорск гражданнары Социаль фонд аша компенсация алалар

Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.

Лениногорск Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбиясендә торучы 3 мең 408 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1 меңнән артык мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.

Татарстан Социаль фонды түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. “Кайбер очракларда моның өчен табибның  инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм карый торган кешедән әлеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә”, - дип аңлата Лениногорск Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.   

 Аның әйтүенчә, инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты тәрбияләүченең эш стажына кертелә һәм пенсия коэффициентларын арттырачак. “Тулы ел дәвамында  хезмәткә яраксыз кешене карау  1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж  бирә”, - дип билгеләп үтте Айгөл Исламова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев