Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь гаиләләргә тәүге машина сатып алуга сертификат бирергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе яшь гаиләләргә тәүге тапкыр үзебездә җитештерелгән машина сатып алуга 1 миллион сум күләмендә сертификат бирергә тәкъдим иткән.

Бу хакта “Известия” ЛДПР фракциясе рәисе урынбасары, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов сүзләренә таянып хәбәр итә.

Закон проекты буенча, 30 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә беренче баласы туганнан соң сертификат бирү тәкъдим ителә. Сертификат буенча фәкать илебездә җитештерелгән автомобильне генә сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта аны 5 елдан соң гына сатып булачак. Нилов аңлатып үткәнчә, бу кагыйдә мошенниклардан саклану өчен кертелә.

“Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле өстәмә чарасы булачак бу. Бүген Россиядә демографик вазгыятьнең начар булуыннан чыгып, бигрәк тә. Яшь гаиләгә машина бик кирәк. Аның ярдәмендә баланы балалар бакчасына, хастаханәгә, төрле түгәрәкләр һәм секцияләргә йөртергә мөмкин”, – дигән ул, һәм узган елда илебездә, 2000 нче елдан башлап, иң аз санда бала тууын искәрткән.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев