Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Имам кешене туган ягыннан читтә җирләргә ярыймы икәнен аңлатты

Әгәр кеше туган җирләреннән ерак түгел яшәп, шунда үлгән икән..

Кешене ул үлгән урында җирләү яхшырак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.

«Кешене үлгән урынында күмү яхшырак дигән кагыйдә бар. Әйтик, кеше каядыр ял итәргә китеп, шунда үлә икән, димәк, бу кешене шул мәхәлләдә күмү яхшырак, ә аның гәүдәсен күчереп йөртү кирәк түгел», – диде Хәйруллин.

Әгәр кеше туган җирләреннән ерак түгел яшәп, шунда үлгән икән, ул очракта аны туган урынына алып кайтып җирләү рөхсәт ителә, дип өстәде имам.

«Әгәр якын кешегез аны авылга алып китәргә куша икән, авылда җирләгез. Әмма исән чакта да бу авылга кайтып йөрергә тырышыгыз, чөнки күп кенә авылларда чит кешеләрне җирләмиләр. Хәтта ул анда туган булса да, анда күптән кайтмаса, җирле халык өчен чит кеше була. Шуңа күрә бу авылга барып кайтырга тырышыгыз», - диде ул.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев