Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Җиңү поезды» фестиваль - марафоны Түбән Чыршылыда узды (+фотолар)

Күптән түгел Түбән Чыршылыда биш авыл катнашында Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре оештырган «Җиңү поезды» дигән патриотик фестиваль-марафон үтте.

Безнең Түбән Чыршылы китапханәсе әлеге поездның өченче тукталышы булды. Зәй-Каратай, Яңа Чыршылы, Куакбаш, Федотовка һәм Түбән Чыршылы авылы китапханәләре «Алар хезмәте җиңүне якынайтты» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим иттеләр.

Кичә сугыш китергән хәсрәт-михнәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп бетергән, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан сугыш чоры кешеләре – тыл батырларына багышланган иде.

Әдәби-музыкаль кичәне авылыбыз китапханәчесе Рәисә Сафина Кадыйр Сибгатуллинның «Авылым» шигыре белән башлап җибәрде. Әлеге марафонга «Җидегән чишмә» үзешчән театр коллективы Зәки Зәйнуллинның «41 ел, яки арбалы хатыннар» спектакленнән өзек әзерләгән иде. Зал шул заман рухында бизәлгән. Чигүле альяпкыч кигән, яулыкларын матур итеп бәйләгән авыл хатыннары ролендә Римма Хәсәнова, Резедә Ситдикова күренешне башлап җибәрде. Рәмзия Фазлыйрахманова, Гөлгенә Габдрахманова, Рушания Гарифуллиналар зал буйлап «уфалла» арбасын тартып йөргәндә, кемнең генә йөрәге тетрәнмәде икән. Тамашачыларның күзләрендә яшь бөртекләре елтырады.

Колхоз председателе ролен башкаручы Раилә Әхмәдиева да бик килештерде. Гүзәлия Ганиева башкаруында «Кайту җыры» күренешкә ямь өстәп йомгак ясады. Күп еллар авыл сәхнәсенең моңлы җырчысы, хәзер инде лаеклы ялда булган Мөгәззәмә Гәйнетдинова сугышка кагылышлы балачак истәлекләре белән уртаклашты.

Марафонны Яңа Чыршылы китапханәчесе Фирая Абдуллина дәвам итте. Ул М.Кәримнең «Билгесез солдат» шигырен тәкъдим итте. Зәй-Каратай китапханәчесе Гүзәлия Фәхретдинова үзе иҗат иткән «Хәтер» шигыре, Тәслимә апа Шәрипова башкаруында җыр һәм бию залдагыларның күңеленә хуш килде.

Федотовка авылы Фәһим Хәбибуллинның «Сугыш чоры балалары без» шигыренә ясалган инсценировка күрсәтте. Куакбаш авылы китапханәсе кичәне дәвам итеп, Куакбаш авылында яшәп иҗат итүче Мәмдүдә Валиуллинаның «Соңгы очрашу» һәм М.Җәлилнең «Ана бәйрәме» шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Тәскирә апа Ялаева үзенең бабасына багышлап язган «Кайтаваз» дип аталган шигыре белән чыгыш ясады.

Гүзәлия Ганиева

фотолар: Түбән Чыршылы китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев