Йортта татулык булганда, игелекле эшкә дә урын бар
Шәһәребез картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр менә инде берничә ай дәвамында җитди эш белән мәшгуль.
Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр төрле сәнгать чаралары белән үзләренә кунакка килүчеләрне көтеп алалар. Концерт яки спектакль, төрле бәйрәмнәр, истәлекле даталар уңаеннан үткәрелгән кичәләрдә, тамашачы булып кына калмыйча, үзләре дә җырлап-биеп күңел ачалар. Әмма соңгы араларда биредә яшәүчеләр бик җитди эш белән мәшгуль, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм оештырганнар.
“Мин инде бик олы яшьтәге кеше, яшем дә туксаннан артып киткән. Балачагым сугыш елларына туры килде. Илебезне яклап көрәшүчеләргә безнең ярдәм кирәклеген, шушы бик еракта калган кечкенә чагымнан ук беләм. Бүгенге көндә олы яшьтә булсам да, госпитальдә дәваланучыларга кулымнан килгәнчә ярдәм итә алуыма канәгатьмен. Мин аларга ясап җибәрелә торган мендәрләргә эчлек әзерлим. Үзем генә түгел, минем белән бер бүлмәдә яшәүче һәм башка бүлмәләрдә торучы күршеләрем белән бергә”, - ди интернат йортта яшәүче иң өлкән яшьтәге Нина Никифорова. Шунысын да әйтми булмый, Нина Ефимовна бик хөрмәтле яшьтә булуына карамастан, интернат-йорт тормышында актив катнаша. Ул зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы, атказанган җырчылар сыман көр, моңлы тавышлы. Биредә уза торган төрле мәдәни чараларда интернат-йортта яшәүчеләр аны хәтта сорап җырлаталар.
Изге эштән читтә калмадык
Гуманитар ярдәм итү турындагы фикерне иң баштан интернат-йортның медицина хезмәткәрләре Элина Бәдретдинова әйткән. Элина балачагыннан табиблык турында хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, шул хыялын тормышка ашыру өчен укуын дәвам иткән. Кулына диплом алгач, берничә ел Лениногорск үзәк хастаханәсенең беренчел-кан тамырлары бүлегендә эшләгән. Медицина хезмәткәре өчен кирәкле күнекмәләргә ия булып, инде башкаларга медицина ярдәме күрсәтә алачагына инанып, Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортына эшкә килгән.
“Өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнеп булмый. Аларның һәрвакыт аралашасы, сөйләшәсе килә, интернат-йорт- алар өчен туган йортлары сыман, ә биредә эшләүчеләр –туганнарын алыштырлар. Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты инде 26 ел эшли. Бүгенге көндә бездә 80 кеше яши. Уңайлы тормыш өчен биредә бар нәрсә бар. Янәшәләрендә якын кешеләрнең булмавы – интернат-йорт персоналының кайгыртуы һәм җылылыгы белән тулыландырыла. Без күп сөйләшәбез, телетапшырулар турында фикер алышабыз, газет-журналлар укыйбыз. Алар бүген дөньяда, илдә, ниләр булганын беләләр. Безнең һәрберебезнең әти-әнисе, гаиләсе белән дә кызыксынмый калмыйлар. Миннән дә сорадылар, билгеле”, - ди Элина Бәдретдинова.
Үзенең әнисе турында сөйләгәндә, Элина Петровна аның волонтер булуы, волонтерларның нәрсә эшләве турында да аңлаткан. Махсус хәрби операциянең башыннан ук, аның әнисе - Эльмира Рөстәм кызы Уламасова шәһәрнең волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша башлаган. Бераздан гаиләсе, якын кешеләре белән сөйләшкәннән соң, сугышчылар өчен җылы оекбашлар бәйләү төркеме оештырган.
Волонтерлык ярдәме турында ишеткән өлкәннәр, хәтта физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен дә бу бер этәргеч булган. Үзләренең дә булдыра алган кадәр, хәрбиләргә ярдәм итәргә теләүләрен белдергәннәр.
“Гуманитар ярдәм оештыру Элина Петровнаның инициативасы белән башланып китте. Әмма иң гаҗәбе шул булды, йортыбызда яшәүчеләр бу эшкә кемдер кушкан өчен яки без моны эшләргә тиеш дип чакыру салган өчен керешмәделәр. Алар ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләп, булдыра алганыбызны эшлибез дип тотындылар. Бүгенге көндә бик актив эшләүчеләре, башкарган эш нәтиҗәләре белән башкаларны да кызыксындырып, үз артларыннан ияртүчеләр бар. Без аларны хәзер “күзгә күренми торган фронт көрәшчеләре” дип атыйбыз”, - ди Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат- йорты директоры Рәмис Галиев.
Һәр ял почмагы – остаханә
Дөрестән дә, “Күзгә күренмәс фронт көрәшчеләре” дип әйтү аларга туры килә. Йортның өченче катындагы залында маскировка челтәре, мендәр эчлекләре ясыйлар. Дүртенче катта да мендәр эчлеге ясау эше бара. Күз иярмәс тизлектә, әмма төгәл хәрәкәтләр белән эшләүче Фирдәвес Галиев һәм Владимир Ерофеев үзләренең яшь чаклары турында да сөйләп алдылар. Алар икесе дә хәрби хезмәттә булган кешеләр.
“Мин 1974-76 нче елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Минем заманда армиядә хезмәт итү – чын егетлек билгесе иде. Үземнең сыйныфташларым арасында хәрби хезмәт юлын үтмәгән егетләрне белмим. Без госпитальдә дәваланучы яралы егетләребез өчен мендәрләр ясыйбыз. Бу бертөрле, ялыктыргыч эш. Әмма без бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә эшлибез. Кайвакыт тәнәфес ясап, шашка яки башка уен уйнап та алабыз. Телевизор да бар, мендәр эчлеге ясауда тәҗрибәбез дә бар хәзер, телевизор карый-карый да эшли алабыз”, - дип шаяртып та куйды Владимир Ерофеев.
Фирдәвес Галиев 1972-74 нче елларда һава гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армия турында аның фикере Владимир Ерофеевныкы белән тәңгәл килә.
“Хәзер инде без өлкән яшьтәге кешеләр. Кулыбыздан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм итә алуыбыз – яхшы эш. Көндез әле без монда күбәү идек, хәзер кичке як булганга, кайберәүләр ял итәргә бүлмәләренә китте. Иртәнге аштан соң тагын җыелышабыз, үзебез теләп, килеп эшлибез. Аннары шушында ук тәрбияче берәр кызыклы чара да үткәрә. Баянчыбыз бар, оста уйнаучы Виктор Ряжев. Аңа кушылып җырлаучылар да бар, мин үзем тыңлап кына торам”, - ди ул.
Маскировка челтәре үрүдә Раиса Пикалева бу эшнең остасына әйләнгән инде. Интернат-йортның бу - өченче катында яшәүче башка социаль ярдәм алучылар да кул кушырып утырмый. Биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләрнең тырышлыгы белән инде 5 кә 3 метр зурлыкта 4 челтәр үрелгән, 145 мендәр ясалган.
Изгелеккә киртә юк
“Игелекле эшләр өчен киртә юк, бездә яшәүчеләр махсус хәрби операциягә үз өлешләрен шулай керттеләр. Мендәрләрнең беренче партиясен җибәргәч, без госпитальдән зур рәхмәт сүзләре, шулай ук анда дәваланучы яралыларның видеохатларын алдык. Госпиталь безне үзенең грамотасы белән бүләкләде. Өлкәннәр үзләренең кирәкле, мөһим эш башкаруларын тоеп, тагы да рухлана төште”, - ди Элина Бәдретдинова.
Интернат-йортта эшләүчеләр гуманитар ярдәм эшендә активлар, мендәрләр өчен тукыма, консервалар, токмач һәм башка төр кирәк-яраклар җыюдан берәү дә читтә калмый. Аларга гаилә әгъзалары да булыша.
Шәһәрдәге Эльмира Уламасова җитәкләгән волонтерлык төркеме, бүгенге көндә егермедән артык гуманитар ярдәм партиясе җибәрелгән. Картлар һәм инвалидлар йортының гуманитар ярдәме дә шулар арасында.
Шушы көннәрдә Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәте килеп ирешкән. Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин интернат-йорт директоры Рәмис Галиевка Казанда хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм итүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырган.
“Бу рәхмәт һәм мактау сүзләре, иң беренче чиратта, безнең интернат-йортта социаль ярдәм алучыларга багышлана. Бездә төрледән-төрле кеше яши, аларның һәрберсе – катлаулы, кайберләре- бик авыр язмышлы. Илдә булган хәлләрне йөрәкләре аша үткәреп, үз өлешләрен кертүләре, әлбәттә, горурлык”, - ди Рәмис Миннәхмәтович.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев