Иркутскида ике катлы йортка хәрби самолет төшкән
«Иркустк онлайн» сайты шул турыда яза.
Иркутск-2 микрорайонындагы шәхси секторга хәрби самолет төште, дип хәбәр ителә губернатор Игорь Кобзевның телеграм-каналында. «Иркустк онлайн» сайты шул турыда яза.
«Башлангыч мәгълүматлар буенча, Иркутск-2 микрорайонындагы ике катлы йортка СУ категорияле самолет төшкән. Шул урынга чыгып киттем», – дип язган төбәкнең башлыгы телеграмда.
Вакыйга шаһиты әйтүенчә, очкыч шәхси секторга, Тельман урамындагы 5нче йорт тирәсенә төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев