Татарстанда балыкчы ярдан суга егылып төшкән һәм батып үлгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда балыкчы ярдан суга егылып төшкән һәм батып үлгән

Фаҗига Татарстанның Минзәлә районында булган.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, Бикбулово авылы янында балык тоткан вакытта 64 яшьлек ир-ат батып үлгән. Аның гәүдәсен коткаручылар ярдан ике метр ераклыкта, бер метр тирәнлектән чыгарган.

Ир-ат ярдан суга егылып төшкән һәм батып үлгән. Мәрхүмнең гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

фото: ГУ МЧС России по РТ

 


Нет комментариев