Республикабызда яңа дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасының атказанган суд приставы» дигән мактаулы исем гамәлгә куярга телиләр.
Тиешле закон проектын республика Дәүләт Советына депутатлар Юрий Камалтынов һәм Альберт Хәбибуллин кертте.
«Татарстан Республикасының атказанган суд приставы» мактаулы исемен судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен оештыруда һәм тәэмин итүдә, суд актларын, шулай ук башка органнар һәм вазыйфаи затлар актларын мәҗбүри үтәүдә аерым казанышлары өчен югары һөнәри осталыкка ия булган мәҗбүри үтәү органнары хезмәткәрләренә бирү тәкъдим ителә», — диелә документка аңлатма язмасында.
Закон кабул ителү Татарстанда мәҗбүри үтәү органнары эшчәнлеген популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтелә.
ТР дәүләт бүләкләре турындагы законга үзгәрешләр кертә торган закон проекты хәзерге вакытта беренчел карауда.
татар-информ
Нет комментариев