Бүген Лениногорскиның үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Халык бик теләп ит продукциясен, бәрәңге һәм сөт продукциясен алды.
Ярминкәдә бал продукциясе, балык продукциясе белән дә сәүдә иттеләр. Шулай ук алма сатучылар да шактый килгән иде.
Бәрәңгенең килограммы 40 сумнан сатылды. Суганның килограммы 30-35 сум булды.
Бөртеклеләрне "Август-Лениногорск" һәм КФХ "Ганиев" хуҗалыклары тәкъдим итте.50тоннадан артык бөртекле сатылган.
Ит сатыла торган нокталардан халык өзелмәде. Алга таба да ярминкә оештырылсын дип сорады шәһәр халкы.
Үзәк мәйданда район мәдәният йортлары катнашында концерт номерлары да тәкъдим ителде.
фотолар: ЛМР матбугат хезмәте

Нет комментариев