Һөнәри бәйрәмдә бүләкләделәр.
Лениногорск политехник колледж директорының тәрбия буенча советнигы Зилә Марат кызы Мөдәрисова «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Зилә Мөдәрисова политехник колледжда студентлар белән төрле чаралар уздыра, арада, әлбәттә, телләрне саклап калуга юнәлдерелгәннәре дә шактый.
“Мин педагоглар династиясеннән бит. Әти ягыннан Хафиз бабам сугыштан соң немец теле һәм тарих укыткан. Әбием Хатимә башлангыч сыйныф укытучысы булган. Әнием шулай ук мәктәпкә 36 ел гомерен багышлады, рус теле укытты, директор булып эшләде. Минем тормышым да мәгариф, белем бирү системасы белән бәйле. Студентлар белән төрле чаралар уздырабыз. Яшь буынны тәрбияләү – зур эш сорый”, - ди Зилә Марат кызы.
Ул “Заман сулышы” газетында журналист булып эшләп китте. Моннан тыш, Зилә иҗат кешесе, ул “Тамгалы кеше” дигән китабын бастырды.
Шулай ук – иҗтимагый эшләр үзәгендә кайный.Лениногорскидагы «Ак калфак» оешмасы әгъзасы булып тора. Төрле әдәби конкурсларда актив катнаша.
Нет комментариев