Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында түләүсез кан тапшырган донорлар бүләкләнә.
ТР Хөкүмәте «Татарстан Республикасының мактаулы доноры» күкрәк билгесен раслады. Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Документтан күренгәнчә, күкрәк билгесе белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмаларында кимендә 20 тапкыр түләүсез кан тапшырган донорлар бүләкләнә. Шул ук билге кан плазмасын кимендә 30 тапкыр тапшырган донорларга да бирелергә мөмкин.
Моннан тыш, канны 13 һәм аннан да күбрәк тапкыр, ә кан плазмасын 20 мәртәбә тапшыручылар да күкрәк билгесенә лаек була ала. Ниһаять, әлеге билгене алу өчен канны 13 тапкырдан азрак тапшырырга да мөмкин, әмма шул ук вакытта аның плазмасын - компонентларын 30 тапкыр тапшырырга кирәк.
татар-информ
фото: Татар-информ
Нет комментариев