Лениногорск суды авариядә гаепле булган шоферга карата хөкем чыгарды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск суды авариядә гаепле булган шоферга карата хөкем чыгарды

Кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган авария.

Лениногорск суды шушы елның июль аенда булган юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешегә карар чыгарды.

Ул чакта Лениногорскида Октябрьская урамы, 161нче йорт территориясендә 1989 елгы шофер исерек хәлдә чит ил машинасында каршы як хәрәкәткә чыга һәм  “Лада Приора” белән бәрелешә.

Лениногорск автоинспекция хезмәткәрләре әйтүенчә, хокук бозучының гамәлләре башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудырган.

Суд тикшерүе нәтиҗәләре буенча гаеплегә җәза билгеләнгән: транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итү, гаепле кешенең руль артында исерек хәлдә булуы җәзаны авырлаштыручы шарт булып тора. Суд карары әле законлы көченә кермәгән.

фото: ГАИ Лениногорск

 


Нет комментариев