Лениногорск хәрби комиссары көзге чакырылыш турында сөйләде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хәрби комиссары көзге чакырылыш турында сөйләде

2026 елның 1 октябрендә гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру башланды.

Лениногорск районыннан якынча 90 кешене чакыру планлаштырыла. Гражданнарны хәрби хезмәткә озатуның үзенчәлекләре турында  Лениногорск районы хәрби комиссары, подполковник Рөстәм Мисбахов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә озату 2026 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Сроклы хәрби хезмәт 12 ай булачак.

«1 октябрьдән чакырылыш эшен штат режимында башладык. 2024 елдан башлап 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар чакырылырга тиешлеген искәртәм. Сроклы хезмәттәге хәрбиләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелми. Алар Россия территориясендәге хәрби частьләрдә хезмәт итә», — диде Рөстәм Шамил улы.

Лениногорск хәрби комиссары бу чакырылышның төп яңалыкларыннан берсе — процессларны цифрлаштыру булуын да билгеләп үтте. Чакырылучылар турындагы мәгълүматлар хәрби исәп реестрына кертелә, ә повесткалар «Дәүләт хезмәтләре» порталында электрон рәвештә дә җибәрелә. Бу система эшен хәрби комиссариатлар өчен дә, чакырылучылар өчен дә ачыграк һәм уңайлырак итә.

  • Татарстанның җыелу пункты 15 октябрьдән эшли башлаячак. Барлык чакырылучыларга да һава шартларын исәпкә алып, ел әйләнәсе кию өчен кыр киеме комплекты (ВКПО) биреләчәк.

Рөстәм Мисбахов Россия Федерациясе Оборона министрлыгының югары уку йортларына кабул итү шартлары турында да сөйләде. «Тулы хәрби-махсус әзерлек программалары буенча курсант булып уку өчен кандидатлар итеп гомуми урта яки урта һөнәри белем алган гражданнар карала», — диде ул.

Тулырак белешмә өчен түбәндәге телефоннарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
8-85595-51922; 8-85595-50902.

 

 


Нет комментариев