Лениногорскида 16 йортта җылылык булмауның сәбәбен район башлыгы аңлатты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 16 йортта җылылык булмауның сәбәбен район башлыгы аңлатты

6 октябрьгә булган мәгълүмат буенча, Лениногорскида 16 йортта җылылык һаман да юк.

Моның сәбәбен район башлыгы Марат Гирфанов аңлатты. 

“Бүгенге көндә барлык социаль учреждениеләр һәм барлык күпфатирлы йортлар диярлек җылытуга тоташтырылган. Искәрмә булып «Жилсервис» идарәсендәге 16 йорт кала. Сәбәбе – хезмәт күрсәтүче оешма эшендә килеп туган эчке штат вәзгыяте. 1-3 көн эчендә бу 16 йортка чиратлап җылылык биреләчәк”, - диде ул.

“Эшләр бара, ситуация минем шәхси контролемдә. Әгәр вәгъдә ителгән вакытка хәл җайланмаса, идарәче компаниягә карата чаралар күрәчәкбез”, - дип билгеләп үтте Марат Гирфанов. 

Әлбәттә, начар ситуация җылылык булмау. Көннәр салкын, яңгырлы. Кечкенә бала белән булган гаиләләргә тагын да уңайсыз.  Тизрәк эшләрне җайлап бетерсеннәр дип телик. 

 

 

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев