Ленинградская урамындагы 35нче йорт ишегалдында җылылык челтәрендә авария булган.
Узган ел торба урам ягыннан тишелгән булган, быел исә авария ишегаллары ягыннан килеп чыккан. Кызганыч, торбаларның хезмәт итү вакыты бөтенләй беткән. Бу хакта район башлыгы Марат Гирфанов хәбәр итте.
“Искергән җылылык челтәрләре күптәнге, аларны гади ремонт белән генә төзәтеп булмый. Хәзерге вакытта авария бригадалары зыян күргән участокны ремонтлау эшендә”, - ди Марат Гирфанов.
Әлегә түбәндәге йортларда җылылык юк:
ул. Ленинградская: д. 10А, 29, 33, 35, 39
ул. Куйбышева: д. 23, 24, 26, 30, 32, 33, 35, 38
пр. 50 лет Победы: д. 9, 9А, 11, 13
пр. Ленина: д. 9, 11, 17, 21
пр. Шашина: д. 1, 4, 23
ул. Краснокамская: д. 3, 5
ул. Гагарина: д. 16, 36
ул. Степная: д. 3
ул. Лермонтова: д. 50
ул. Кошевого: д. 25А
Нет комментариев