Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исемнәрнең ниндие генә юк...

Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән. Бүгенге көндә бу сорауга әти-әниләр ничек карый икән соң?




Яңа туган балага кушкан исем сокландыра да, ә кайвакыт гаҗәпләндерә һәм хәтта шаклар да катыра. Әйе, нинди генә исемнәр юк бүген. Катнаш никахларның күп булуы да йогынты ясамый калмагандыр, чөнки ата-аналар ике як өчен дә яраклаштырып сайларга тели исемне.  Аннары, чит илләрдән кергән исемнәр дә популярлашып килә.

Мин үзем 1987 елда туганмын. Без укыганда сыйныйфта җиде Айгөл, биш Гөлназ иде (безнең гимназиядә ул вакытта малайлар, кызлар аерым укый иде, без сыйныфта 34 кыз идек). Шулай ук ул елларда Лилия, Ләйсән, Алияләр еш очрый иде. Хәзер бу исемнәрне кушучы бик аз. Бик ягымлы, җиңел әйтелешле, мәгънәле дә исемнәр югыйсә, ләкин “модный” түгел шул инде. Малайларга Рамил, Дамир, Рөстәм, Ришат, Илгиз кебегрәк исемнәр дә үткәндә калып бара.

Заманча яңгырышлы яңа исемнәргә өстенлек бирәләр әти-әниләр. 2012 елда беренче улыбыз тугач, сирәк тә, матур да дип, Аяз исеме кушкан идек. Аннары еллар үтүгә, бик үк сирәк түгеллеге ачыкланды. Исеме җисеменә дә туры килсен, дип сайлаган идек тә, ләкин холкы аяз булуга караганда, күбрәк алмашынучан болытлы. Хәер, тормышы аяз булсын. Беренче малайга исем тиз сайланды, икебезгә дә ошады. Ә менә 2016 елда икенче улыбыз тугач, шактый “газапланырга” туры килде. Иремә дә, миңа да ошый торган исемнәрне сайлый-сайлый ваш вата-вата бәби табарга да  вакыт җитте. Ниһаять, таптык бит ул исемне. Сәяр дип куштык. Татар телендә бик матур яңгырый. Мәгънәсе “гизүче, хәрәкәт итүче” дигәнне аңлата. Ләкин сәерсенеп караучылар да булды. Булмагае, нинди авырлыклар белән табылганын үзебез генә беләбез. Баксаң, иремнең исеме Алмаз, олы улыбызныкы Аяз, кечкенәсенеке Сәяр  - шәһәрдәге кибет исемнәре икән. Ә “Гөлназ” дигән юк менә. Булмаса, үзебезгә ачасы була инде.


Лениногорскиның ЗАГС бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2020 елда яңа туган балаларга  кушылган исемнәр арасында иң киң таралганнары - Әмир һәм София. Сирәк, үзенчәлекле исемнәргә Асель, Мия, Зәкия, Мәдинә, Азиза, Эмир, Имиль, Умар, Мирлан кергән.
Якынча ун ел элек Азалия, Әмир, Самира, Азамат, Данияр кебек исемнәр популяр иде. Улыбыз укыган сыйныфта, мәсәлән, Самиралар дүртәү.  Радмир дигән исем бик популяр иде бер ара. “Ради мира” дигән, рус сүзләреннән торган бу исемне татарлар бик күп кушты.  Бу инде совет чорында кушылган Лениз-Лениза (ленинский завет), Ленар (ленинская армия) исемнәре кебек.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз
Гөлназ Хәйретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев