Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исерек хәлдә руль артына утырган өчен лениногорскилылар машиналарыннан «колак какты»

Автомобиль руле артына исерек хәлдә кабат утырган өчен быел дүрт лениногорскилы шәхси машинасыннан колак какты.

Аларның берсенә карата хөкем карары әле шушы көннәрдә генә чыгарылды.

Суд материалларыннан күренгәнчә, 48 яшьлек ир кешене “Деу Нексия” автомобиле руле артында юл иминлеге инспекторы туктаткан. Бернинди тикшерүләрсез дә исерек булуы күзгә ташланып торган шоферга инспектор медицина тикшерүе үтәргә тәгъдим иткән. Әмма ир кеше баш тарткан. Яныннан спиртлы эчемлек исе аңкып торган, кыяфәтеннән үк алкоголь кулланганлыгы сизелеп торган шоферга карата ЮХИДИ хезмәткәре тиешле беркетмә төзеп судка юллаган. 

Хөкем каршында исерек хәлдә руль артында тотылучы үзенең гаебен тулысы белән таныган. Аның гаепле булуын эш материаллары, юл-патруль хезмәте инспекторы күрсәтмәләре һәм беркетмәсе белән тулысынча исбатланган. 

Лениногорск суды гаепләнүчегә 200 сәгать дәүләт файдасына эшләргә дигән хөкем карары чыгарган. Өстәвенә ул 2 ел дәвамында машина руле артына утырудан да мәхрүм ителгән. Ә машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнгән. 

“Мондый катгый җәза дәүләт тарафыннан исерек килеш руль артына кабат эләккән өчен каралган. 2022 елның 25 июленнән судлар өчен, исерек килеш руль артына эләккән кешеләргә штраф яки җәза срогы гына түгел, автомобильне конфискацияләү рәвешендә дә җәза билгеләү мөмкинлеге ачты. РФ Җинаять кодексына, шулай ук административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләр үз көченә керде. Яңа төзәтмәләр, автомобиль йөртүчеләр өчен яңа җаваплылыкны да күз алдында тота. Ул – хокук таләпләрен бозучының автомобилен конфискацияләү”, - дип аңлатма бирде Лениногорск ЮХИДИ начальнигы Айдар Хаҗиев. 

 

https://photo.tatar-inform.ru/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев