Композитор, шагыйрә, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Гөләндәм Кабировадан шигъри күчтәнәч.
Еллар үткән саен никтер хәтер
Кабат искә ала, үткәннәрне!?
Күңел хисләремне үзем генә белеп,
Йөрәк түрләремдә йөрткәннәрне!
Көзләр җитү белән тирән күлгә
Очып төшә ялгыз торна кошы..
Олы юлдан күзләп барам аны,
Җаннарымнан китә бөтен хушым..
Бу хәләтне торна аңлар микән..?!
Әдрән диңгез сыман минем күңел.
Хисләр белән үргән дулкынында,
Янып үтәм сыман..Тик бер мизгел..
Якын кешем, бары сиңа сөйлим..
Җырларымны сиңа багышлармын.
Йөрәк тибешем дә, моңнар көйли..
Үткәннәрдә калдыр сагышларны.
Гөләндәм Кабирова
Нет комментариев