Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь баллары арткан

Узган уку елы белән чагыштырганда, кайбер фәннәрдән минималь баллар арткан.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына ведомство карамагындагы югары уку йортларына керү өчен БДИның минимальбалларын билгеләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Нәтиҗәдә минималь баллар түбәндәгечә билгеләнгән:

- Рус теле – 40
- Профильле математика – 40
- Физика – 41
- Җәмгыять белеме – 45
- Тарих – 40
- Информатика – 46
- Чит тел - 40
- Әдәбият – 40
- Биология, география, химия – 40

Узган уку елы белән чагыштырганда, кайбер фәннәрдән минималь баллар арткан. Мәсәлән, физикадан  39 баллдан 41 баллга кадәр, информатикадан 44 баллдан 46 баллга кадәр, тарихтан 36 баллдан 40 баллга кадәр, чит телдән 30 баллдан 40 баллга кадәр, биология һәм химиядән 39 баллдан 40 баллга кадәр.

«Мәгариф» 

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев