Югары уку йортларында бюджет урыннары артачак
Киләсе уку елына Россия югары уку йортларында бюджет урыннарының гомуми саны артачак һәм 591 мең 967 урын тәшкил итәчәк.
Бу, узган уку елына караганда, 2 меңгә күбрәк, - дип белдерде РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
«Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре», «Машина төзелеше», «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Электр- һәм җылылык энергетикасы» юнәлешләрендә бюджет урыннары күбрәк бүленәчәк.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев