Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юрист кайсы очракта балалар пособиесе түләнмәскә мөмкин булуын әйтте

Ярдәм чарасы булган балалар пособиеләрен алу моңа нигезе булган барлык гражданнарга каралган. Пособие өлешчә федераль, өлешчә региональ бюджеттан түләнә. Кайберләре һәр балага түләнә, кайберләре - адреслы гына.

Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская «Прайм» агентлыгына гаилә, матди хәле яхшырган очракта, өч яшьтән алып җиде яшькәчә булган балага пособиене югалтырга мөмкин, дип белдерә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Моның өчен хезмәт хакының үсеше түгел, ә кайвакыт ипотекага икенче фатир сатып алу җитә.

«Ике фатирның мәйданы бер кешегә 24 квадрат метрдан артып киткән очракта, шулай ук йорт сатып алган очракта мәйдан бер кешегә 40 квадрат метрдан артып китсә, пособие алу хокукы юкка чыга», — диде Ольга Лебединская.

Гаиләдә икенче машина барлыкка килгән очракта да шул ук хәл, диде белгеч.

 

Фото: татар информ

http://muslumirc.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев