Кәҗә гөмбәсе: төрләре, үзлекләре, ничек әзерләргә?
Лениногорскилылар кәҗә гөмбәсе җыя башлады.
Кәҗә гөмбәсе – безнең климатта үсүче ашый торган иң беренче язгы гөмбә ул. Кәҗә гөмбәсен урман юллары һәм сукмаклары буенда, катнаш яки ылыслы урманнарда табарга була.
Бу гөмбә черемәгә бай туфракны ярата. Кәҗә гөмбәсен һава торышы һәм климатка карап, апрель урталарыннан май ахырында кадәр очратырга мөмкин. Язның беренче гөмбәләре сусыл һәм хуш исле була.
Төрләре
Кәҗә гөмбәсенең берничә төре очрый:
биек гөмбә (конический дип йөртәләр, бераз пирамидкага ошаган)
гади гөмбә
дала гөмбәсе – бу төре иң эре һәм күп була торган төргә керә.
җыерчыклы башлык (төзелешенең үзенчәлеге белән аерылып тора: эшләпәсе гөмбә аягы белән кушылмый, бәлки аның өстендә иркен утыра.
Җиңел таныла торган гөмбә
Бу гөмбәне җыю бик җиңел, чөнки аның ялганы булмый, эзләп интегәсе, таяк белән җир "сөрәсе" юк. Урманны яшел үлән дә басып өлгермәгән әле, җыерчыклы гөмбә әллә каян күзгә ташлана. Күрдеңме, кәрзинеңә ал да сал. Катнаш урманнарда апрельдән бирле күпләп җыялар.
Ничек сакларга?
Кайбер хуҗабикәләр яхшылап пешерергә, бер сәгатьләп кайнатырга киңәш итә. Әмма аны 15 минутлап кайнатып алырга да, пакетларга бүлгәләп, туңдыргычка куярга була. Гөмбәне туңдыргычта бөтенләй пешермичә саклаучылар да бар. Соңыннан үз сутында пешереп ашыйлар, алай хуш исе, тәме ныграк саклана, дип мактыйлар. Тик бу очракта бер кимчелеге бар — пешермичә саклаганда гөмбә күп урынны ала.
Тәмле булсын
Яңа гына җыеп алып кайткан гөмбәне аз гына су салып, үз сутында диярлек пешереп алырга кирәк. Турап, суган белән кыздырырга. Өстенә йомырка салсаң тәмле, каймак кушып, мичкә куеп алсаң - телеңне йотарлык!
Кәҗә гөмбәсен ничек ашыйлар?
Кыздырып, пешереп, киптереп ашарга мөмкин - җаның ничек тели.
Бәрәңге, токмач, карабодай, дөге янына кыздырып салырга мөмкин, мичтә каймак эчендә пешергәч тә телеңне йотарлык була.
Соуслар ясарга да бер дигән ул.
Пицца һәм пироглар өчен дә кәҗә гөмбәсе ярап куя.
Менә ашка салырга киңәш итмиләр — хуш исе югала.
Маринадлау
Моның өчен бары тик эшләпәләрен генә җыярга кирәк. 1,5 сәгать суда чылатып торганнан соң, яхшылап юасы булачак. Кәстрүлгә тоз салып кайнатып чыгарабыз. Һәм кайнап чыкканнан соң биш минут пешерәсе. Шуннан соң тагын яхшылап юып, икенче тапкырга кайнатырга утыртасы. Яраткан тәмләткечләрне салып, ун минут пешерәсе. Шуннан соң стериль банкаларга тутырып куясы.
фото: Зилә Мөдәрисова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев