“Кайнана белән дус булырга кирәк”
Яшәү, тормыш итү барышында хатын-кызга мең төрле мәшәкатьне чишәргә туры килә. Шул вакытта да хатын-кыз зирәклеген күрсәтә. Мәдәният сараенда хатын-кызларга багышланган кичәдә бу хакта сүз булды.
“Хатын-кыз – гаилә тоткасы” дип аталган күңел ачу чарасында гүзәл затларга багышланды. Мәдәният сараеның икенче катында “Сүнмәс ялкын”, “Зиләйлүк” вокаль ансамбльләре һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләре катнашында үтте ул. Әлеге ансамбльләрдә һәм оешмада гүзәл затлар армый-талмый мәдәнияткә-сәнгатькә хезмәт итәләр. Бу көнне дә “Сүнмәс ялкын”, “Зиләйлүк” ансамбльләре үзләренең матур җырларын бүләк итте. Әлеге ансамбльләргә йөрүче Фәния Латыйпова, Рузалия Зиятдинова, Гәүһәр Гирфанова аерым гына да чыгыш ясадылар. Әлбәттә, гармун көе тынмады, Илдус Әхмәтҗанов көйләрне тезде. “Ак калфак” оешмасы да җырлар башкарды.
Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова яз бәйрәме белән котлап, Таһир Шәмсуаровның шигырен укыды. Кичәне алып баручы Регина Гыйззәтуллина шулай ук җырларын бүләк итте.
Ансамбльләр җитәкчеләре, аерым алганда, “Зиләйлүк” вокаль ансамбле җитәкчесе Фирүзә Мирзиянованың тормыш иптәше Маннур Абдулла улы белән бергә гомер итүләренә – 50 ел, ә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова ире Сирень Гомәр улы белән бергә 51 ел гомер итәләр. Шушы чарада, Гаилә елы уңаеннан, аларга мәдәният идарәсе исеменнән котлау хаты, чәчкә бүләк иттеләр. Тәслимә Рафикова 51 ел элек, 9 мартта нәкъ шушы бинада аларның никахлашу тантанасы булганын искә төшерде. “1973 елда безнең гаиләнең язылышу тантанасы бу бинада үтте. Иптәшем мине авыл мәдәният йортында, җырлаганда сәхнәдә күргән. Мин 7нче сыйныфта укый идем. Ул шушы зәңгәр күзле кыз минеке булачак, дип сүз биргән. 8нче сыйныфта мине озата килде. Сирень гармунда, гитарада бик матур уйный иде. Безне җыр-моң бер-беребезгә якынайткандыр. Сирень белән 7 ел очрашып йөрдек. Шушы арада ул армиядә хезмәт итеп кайтты. Аннан тормыш корып җибәрдек”, - дип гаилә тарихын сөйләде Тәслимә Рафикова. Ул бәхетле тормышның серен дә ачты: бары тик иреңнең әнисен – кайнананы гына яратырга, хөрмәт итәргә, аның белән дус булырга кирәк.
Тәслимә Рафикова – 18 яшеннән бирле мәдәният дөньясында. Шул яшендә Зәй-Каратай клубы директоры булып эшен башлый. Бүгенге көндә Лениногорск “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкли.
Кичәгә тамашачы булып килгән Минниса Идрисова чараның күңелле булып узуын билгеләп үтте. “Мәдәният сараенда шундый чаралар узганын белсәк, килергә, күрергә тырышабыз. Артистларыбыз оста, бик матур җырладылар”, - диде ул.
Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев