Гадәттән тыш хәл 7 июньгә каршы төндә
Удмуртиядә, Каракулы районының Ныргында авылыннан ерак түгел Кама елгасында була.
Россия Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 38 яшьлек катер йөртүчесе «Окский-27» белән бәрелешкәндә һәлак булган. Әлеге факт буенча су транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча тикшерү башланды.
Тикшерүне удмурт транспорт прокуратурасы да башлады. Урынга республиканың транспорт прокуроры һәм тикшерү-оператив төркеме чыккан, диелә Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәрендә.
Нет комментариев