Татарстанда фирма директорын 25 млн сумлык салым махинацияләрендә гаеплиләр
Татарстанда фирма директоры салым түләүдән качуда шикләнелә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, сүз «Беренче ремонт идарәсе» ҖЧҖ директоры турында бара.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, эшкуар 2022 елдан 2024 елга кадәр, 10 контрагент белән килешүләр төзү күренешен тудырып, салым декларацияләрендә ялган мәгълүмат күрсәткән. Шул рәвешле, ул 22 миллион сум күләмендә өстәмә кыйммәткә салым түләүдән качкан.
Тикшерүчеләр салым махинацияләрен икътисад полиция һәм салым органнары белән бергә ачкан. Хәзер эшнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев