Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Каран авылындагы «Алмакай» Үзбәкстанда узган «Күк бүре» халыкара турнирында катнашты

24-26 март көннәрендә Наманган шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) «Күк бүре» традицион уены буенча халыкара турнир узды.

Турнир көч, җитезлек таләп итә һәм монда команда рухы барысын да хәл итә торган мавыктыргыч ярыш.

Каран авылыннан «Алмакай» ат утары командасы, көчле көндәшләре арасында Россияне лаеклы тәкъдим итеп катнашып кайтты. 

Җыелма команда составында тренер Уел Бадыкшанов җитәкчелегендә Хәйбриев Динар, Әхмәтҗанов Ранил, Хәйруллин Айдан – безнең җайдакларыбыз чыгыш ясады. Татарстанның башка командалары белән бергә осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.  

Ярышларда  5 команда катнашты, алар ике группага бүленгән иде:
- А төркеме:  Үзбәкстан -1, Казахстан, Таҗикстан  
- Б төркеме: Үзбәкстан -2, Россия-Татарстан  

Безнең егетләр җитди көндәшләр белән очраштылар: Үзбәкстан-2 командасына 15:5 исәбе белән һәм Таҗикстанга 8: 3 исәбе белән җиңелделәр. Җиңелүгә карамастан, һәр матч мөһим дәрес кебек һәм  иң көчле уенчылардан тәҗрибә алу мөмкинлеге булды.  

Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Үзбәкстан -1, икенче урынны Үзбәкстан – 2, өченче урынны Казахстан яулады.  

«Алмакай» ат утарына нигез салучы фермер Фәрид Нәбиуллин тәэсирләре белән уртаклашты: 


“Үзбәкстан һәм Таҗикстан командалары югары дәрәҗә күрсәтте, алар чыннан да көчле көндәшләр. Призлы урын алмавыбызга борчылсак та, безнең өчен бу  бәяләп бетергесез тәҗрибә булды. Без алардан өйрәндек, аларның сарык муляжын җирдән ничек итеп алуларын күрдек,  тактиканы үзләштердек. Турнир барышында чын осталык мәктәбе уздык. Тагын да көчебезне туплап, киләчәктә дә катнашырга уйлыйбыз», -ди ул.

Исегезгә төшерәбез: “Алмакай” ат утарында “Күк бүре” уены Лениногорск районы Каран авылында быел  икенче мәртәбә узды. Узган ел беренче тапкыр уздырылса, быел гыйнвар аенда шәһәр башлыгы Кубогына икенче тапкыр үтте. Безнең егетләр әлеге уен кагыйдәләре белән таныш. Фәрид Нәбиуллин фикеренчә, «Улак- Күк бүре»  уены һәм башкалар борынгы заманнарда ук кирәкле булган.  Моның сере – атта. Чөнки ул чакта атлар төп хайван булган. Аты булганнар уеннарда да катнашкан. Бабаларыбыз традициясе буенча  “Аударыш”ны кайтардылар,  ат өстендә көрәш – «Аударыш»ны хәзер күп кенә регионнарда, республикаларда беләләр. Хәзер «Улак-Күк Бүре» уенын кайтару буенча эш алып барыла.

 

Фотоларны Фәрид Нәбиуллин тәкъдим итте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Алмакай" "Күк бүре"уены Наманган