Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каз мендәре әзерләү ЫСУЛЫ

Бәйрәмнәрдә каз өмәләре башлана. Мамыкларын вакытында юып, мендәр өчен әзерләп кую турында да онытмаска кирәк, чөнки озак торган пычрак мамык исләнә.

Өмә узып берничә көн узуга, берничә көнемне мендәр өчен мамык әзерләүгә багышлыйм. Мамыкларны җылы суда шампунь белән юам, яхшылап җылымса суда чайкыйм һәм җылы мунча ләүкәсенә җәеп киптерәм. Яхшылап кипкәннән соң, юкарып беткән иске мендәр тышларына тутырып куям. Мамык «суларга» тиеш, шунлыктан тыгыз итеп тутырмыйм. Аны бер ел ял иттергәннән соң гына мендәр итеп ясыйм.

Каз мамыгын шулай ук кер юу машинасында да юарга була. Мин бу ысулны гадәттә, иске мендәрләрне чистартканда кулланам. Юганда кер порошогы түгел, шулай ук шампунь куллансагыз яхшы.

Зөлфия Дәүләтшина. Мамадыш

https://vatantat.ru/2022/11/96066/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев