Казан Яңа ел каникуллары вакытында иң популяр юнәлешләрнең өчлегенә керде
Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен Россиядәге иң популяр юнәлешләр өчлегенә керде. Бу хакта «Островок» онлайн-броньлау сервисы экспертлары хәбәр итә.
Татарстан башкаласына 27 декабрьдән 11 гыйнварга кадәрге сәяхәтләргә сорау узган ел белән чагыштырганда 5%ка арткан. Бәйрәм көннәрендә бер төн кунып торуның уртача бәясе 7,7 мең сум тәшкил иткән. Казанга туристлар агымының төп өлешен Россиянең эре шәһәрләрендә яшәүчеләр формалаштыра. Иң еш кына сәяхәтләрне Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе халкы, шулай ук Санкт-Петербург, Свердловск һәм Түбән Новгород өлкәләреннән туристлар броньлый.
Яшәү вариантларын сайлауда апартаментлар алда бара — аларга броньлауларның 47%ы туры килә. Шулай ук йолдызсыз отельләр (18%), өч йолдызлы кунакханәләр (13%) һәм дүрт йолдызлылар (10%) популяр. Броньлауларның 4%ы – кунак йортларына һәм хостелларга, 3%ы – бер-ике йолдызлы отельләргә, ә 1%ы – биш йолдызлы отельләргә туры килә.
Иң еш туристлар Казанга парлап килә — ике өлкән кеше, балаларсыз броньлаулар 48% тәшкил итә. Һәр өченче броньлау (33%) балалы гаиләләргә туры килә, бу ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе. Өч һәм аннан да күбрәк кешелек компанияләр 11%ны, ә ялгыз туристлар 8%ны тәшкил итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев