Казан күчмә халык уеннарын уздырырга ниятли
Татарстан якын киләчәктә күчмә уеннарны уздыруга заявка төзи.
Бу хакта ведомство коллегиясе утырышында ТР Спорт министры Владимир Леонов белдерде.
«Мондый турнирны уздыруга сорау бар, - дип мөрәҗәгать итте ул РФ спорт министры урынбасары Алексей Морозовка. – Шулай булгач, без инициатива күрсәтәбез. Алексей Алексеевич, безгә ярдәм итүегезне сорыйбыз".
Бөтендөнья күчмә уеннары – ул Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе патронажы астында уздырыла торган турнир. Аны Төркия Президенты улы Билал Эрдоган җитәкли. Ул берничә тапкыр ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Ярышларның программасы күчмә халыкларда кирәкле төрләрдән тора: атта йөрү, уктан ату, бил көрәше һ. б.
2026 елда турнир Бишкекта планлаштырылган. 2028 елга башкала билгеләнмәгән.
Бизнес -онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев