Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Казан Марина» курортына юл проекты археологик экспертиза узды

Татарстанның Лаеш районында «Казан Марина» туристлык территориясенә юл һәм аның территориясендә автомобиль кую урыны төзү проекты археологик экспертиза узган.

ГИКЭ акты мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты сайтында урнаштырылган.

Юлның озынлыгы башта фаразланган 5,8 километр урынына 5,4 километрдан аз гына артыграк тәшкил итәчәк. Парковканың мәйданы якынча 16,8 мең кв.метрга җитәчәк.

Экспертиза актына кушымтада барлык билгеле археологик һәйкәлләрнең проектлана торган хуҗалык объектының җир кишәрлекләреннән читтә урнашуы күрсәтелгән. Аларның иң якыны, Серебрячиха  тукталышы, көньякка таба 400-450 метр ераклыкта урнашкан. Тулаем алганда, эшләр районы тарихи җирлекләр территориясеннән читтә урнашкан.

«Проектлана торган хуҗалык эшләре төрле төрдәге һәм чорлардагы мәдәни мирас объектларын җимерү куркынычы тудырмый», – дип билгеләп үтелә ГИКЭ актында.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев