Казанда «ГИТИСФЕСТ»: «Театраль Идел буе» лауреатлары спектакльләр күрсәтәчәк
Казанда «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә 3 сентябрьдә «ГИТИСФЕСТ: Театраль Идел буе - 2026» Халыкара фестиваль-лабораториясе узачак.
Проектта «Театраль Идел буе » балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале лауреатлары – «Апуш» балалар татар театр студиясе коллективы катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Ведомство нигезендә, 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр " ГИТИСФЕСТ. Театральное Приволжье 2026 " биш шәһәр – Саратов, Самара, Казан, Кострома һәм Түбән Новгород буйлап елга сәяхәтенә чыгачак. Фестиваль-лаборатория Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Россиянең һәм чит илләрнең яшь театр эшлеклеләрен берләштерәчәк.
Алынган мәгълүматларга караганда, быел катнашучыларга Кытай һәм Кыргызстан актерлары кушылачак. Белем бирү программасына ГИТИС педагогларының актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика һәм сәхнә сугышы буенча мастер-класслары, пьесаны нәтиҗәле анализлау һәм пространство белән эшләү буенча практик дәресләр, шулай ук театр белгечләре, режиссерлар һәм сценографлар белән тематик очрашулар кертелгән.
Театраль куелышларны һәркем алдан теркәлү буенча күрә ала.
"ГИТИСФЕСТ. Театральное Приволжье 2026 " - ул һөнәри үсеш һәм мәдәниятара диалог өчен платформа. Проект ГИТИСның академик традицияләрен эксперименталь алымнар белән тоташтыра, иҗади алмашу өчен уникаль мохит тудыра.
«Театраль Идел буе» фестивале Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында «яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында үткәрелә.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев