Казанда Уникаль осталык үзәге мәйданчыгында V Глобаль Яшьләр саммиты башланды. Темасы – «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар».
«Мәгариф үз эченә бөтен нәрсәне ала: тәрбия дә, белем дә, күнекмәләр дә, компетенцияләр дә. Бүген без «Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф – тотрыклы үсеш өчен кадрлар» темасын сайладык. Мәсьәлә үзәгендә кеше, белем, тәрбия, мәдәният», – диде сәламләү сүзендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Ачылу тантанасы татарча җыр башкарган «Генезис» хоры чыгышы белән башланып китте. Соңрак программаның төп өлеше башланды.
«Яшьләр һәрвакытта да теләсә кайсы илнең киләчәге булды һәм булачак. Әлбәттә, Россия Федерациясендә дә, Татарстан Республикасында да илкүләм проектлар, төбәк программалары кысаларында яшьләр көн тәртибенә аерым игътибар бирелә», – дип ассызыклады Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Татарстан башкаласы саммитны бишенче тапкыр уздыра. Ул 26 августтан 30 августка кадәр дәвам итә. Программада – мастер-класслар, Ислам хезмәттәшлеге илләре оешмасы делегатларының ачык сессияләре һәм очрашулары.
Нет комментариев