Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» фестивале узачак

Чара 24 февральдә үтәчәк. Фестивальне үткәрү өчен Казан халкы һәм шәһәр кунакларының спорт һәм күңел ачу чаралары өчен яраткан урынына әверелгән Горки-Әмәт урманы сайланылган.

«Фестивальнең төп бурычлары — Татарстан халкын кышкы спорт төрләренә (чаңгы һәм биатлон) җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру аша балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау. 

Фестивальнең тарихы бар, 2 ел дәвамында Болгарда үткәрелсә дә, быел аны Казанга күчерергә карар кылынды», — дип сөйләде матбугат конференциясендә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина. 

Ярышларда өлкәннәр һәм балалар, тәҗрибәле спортчылар һәм яшь атлетлар, шулай ук гаилә командалары катнаша алачак.

Көн дәвамында катнашучылар өчен интерактив, спорт һәм тарихи мәйданчыклар эшләячәк.

«Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» фестивалендә барлыгы 16 номинация буенча ярышлар булачак. Тамашачылар өчен гаилә белән ял итү зонасы оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев