Казанда махсус операция ветераннары арасында следж-хоккей буенча ярышлар узачак
17 августта Спорт сараенда Махсус операция катнашучылары һәм ветераннары арасында следж-хоккей буенча төбәкара «Өчлек турниры» узачак.
Ярышлар махсус операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, «Россия спорты» Дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Өчлек турнирында» Татарстаннан, Марий Элдан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 30дан артык спортчы катнашачак. Алар үзара өч матч уйнаячак, аларның йомгаклары буенча ярышларның лидерын ачыклаячаклар.
«Махсус операция ветераннары арасында спортның төрле төрләре буенча турнирларга ихтыяҗ булуын күрәбез. Шуңа күрә, «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы»ннан тыш, «Ватан сакчылары» фонды белән берлектә без башка төбәкләрдән командалар җәлеп итеп следж-хоккей буенча турнир уздырырга булдык», – дип сөйләде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә булышуга аерым игътибар бирә. Аның сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнү махсус операция ветераннарын тернәкләндерүдә иң мөһим аспектларның берсе. Татарстан Рәисе инициативасы белән республикада «Татарстан Рәисенең Спорт Кубогы» уздырыла. Аның төп бурычы – махсус операция хәрбиләрен физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.
https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-maxsus-operaciya-veterannary-arasynda-sledz-xokkei-buenca-yaryslar-uzacak-5909241
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев