Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казанда «Татарстан гүзәле - 2026» ачыкланды: ул - 18 яшьлек Әмирә Шәрипова

Казанның Камал театрында XXVIII республика матурлык бәйгесенең финалы узды.

«Мисс Татарстан — 2026» ның төп җиңүчесе Түбән Камадан 18 яшьлек Әмирә Шәрипова булды, ул хәзер «Мисс Россия» конкурсында республика исеменнән чыгыш ясаячак. «Мисс Казан» титулын 20 яшьлек Евгения Петрова яулады.

Конкурста Татарстанның төрле шәһәрләреннән 15-23 яшьлек 30 кыз катнашты. Чара Көнчыгыш тематикасына багышланган иде һәм мюзикл элементлары белән масштаблы шоу форматында узды. Чарада танылган TONY җырчысы, «Казан» ирләр балеты һәм Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясады.

 

Реальное время

Фото: Милена Новикова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев