Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Казандагы фатирларның берсендә чүп-чарга баткан баланы фатирда тапканнар

Волков урамындагы йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, аларга балигъ булмаганнар инспекциясе вәкилләре шакыган һәм күршеләрнең баласы турында сораша башлаганнар.

Тик биредә яшәүче берәү дә сабыйны бер тапкыр да күрмәвен сөйләгән. Җәй көне генә алар ябык кием киеп йөри торган сәер хатынны күреп алганнар. Ул авыру әбине карап яши дип уйлаганнар, чөнки аның ишеге яныннан яман ис килеп торган.

Балигъ булмаганнар инспекциясе вәкилләре  инде биш ел килгән янәсе, әмма әни кеше ишекне аларга беркайчан да ачмаган. Бу юлы шулай да полиция хезмәткәрләре белән әлеге сәер хатын очрашкан һәм алар арасында низаг килеп чыккан. Хәтта хокук сакчыларына өстәмә наряд чакыртырга туры килгән. Ызгыш-талаш барган арада күршеләрнең берсе фатирга кереп караган һәм чүп-чар өеме күреп алган.

Опека вәкилләре исә чүп-чар өеме арасында шәрә килеш йөргән алты яшьлек бала йөгереп йөрүен абайлаган. Аннары аны кулларында алып чыкканнар, Бу алты яшьлек кыз бала булып чыккан. Аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында 6 яшьлек кыргый кызның Казанда нинди шартларда яшәве турында сөйләделәр.

Волков урамында урнашкан фатирга килгән полицейскийлар кызны аның 33 яшьлек әнисе белән бергә тапканнар. Ведомство мәгълүматлары буенча, бинада антисанитария хөкем сөргән.

Баланы кичекмәстән 18 нче шәһәр хастаханәсенә, ә хатын — кызны алга таба тикшерүләр өчен полиция бүлегенә озатканнар.

Хәзер кирәкле тикшерүләр үткәрелә, алар тәмамланганнан соң йомгаклау процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев