ҖӘМГЫЯТЬ

Казанның төп Яңа ел мәйданчыгын 18,2 млн сумга бизиячәкләр

Казанда төп Яңа ел чыршысын гадәттәгечә «Казан»гаилә үзәге янында урнаштырачаклар.

Быел мәйданчыкны бәйрәмчә бизәүгә 18,2 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Яңа елга  ике айга якын вакыт калды — Татарстан башкаласында бәйрәмгә әзерлек инде старт алды. Декабрьдә төп җәлеп итү ноктасы янә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда булачак, анда традиция буенча шәһәрнең төп чыршысы урнаштырылачак. Аны бизәү һәм бәйрәм җиһазлары өчен быел 18,2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Техник биремнән күренгәнчә, подрядчыга конструкция каркасын урнаштырырга, ясалма ылысны монтажларга, аны гирляндалар һәм шарлар белән бизәргә туры киләчәк. Композицияне «Чаша» янындагы мәйданны  бәйрәм киңлегенә әверелдерергә тиешле ике яктырткыч инсталляция тулыландырачак. Ике инсталляция дә музыка белән берлектә эшләячәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәйданчыкны бизәүгә бюджет узган ел дәрәҗәсендә калды. Узган сезонда төп чыршыны рәсми рәвештә 24 декабрьдә ачтылар. Ул вакытта бәйрәм корылмасы яңа каркас алды: искесен канәгатьләнерлек хәлдә түгел дип таптылар.

inkazan.ru


Нет комментариев