Керкәле авылы апалары токмач җәеп кисү һәм үлән чәе тутыру эшләрен тәмамлады
Бердәм булып эшләү - зур көч, ярдәм.
Керкәле авылы апалары махсус хәрби операциягә ярдәм итү йөзеннән, токмач кистеләр һәм пакетларга үлән чәйләре тутырдылар. Бу хакта Керкәле мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр итә.
«Бердәм, уртак тырышлык белән эч көндә нәтиҗәле эшләгәннән соң 2000 чәй пакеты тутырылды һәм 23 кг кул токмачы ясалды!. Апалар «эх» тә димичә солдатларга ярдәм итәбез дип өч көн рәттән армый-талмый эшләделәр. Үз вакытларын җәлләмичә, өй эшләрен вакытлыча калдырып, бу изге эшне эшләшергә килгән апаларга ЗУР РӘХМӘТЕБЕЗНЕ белдерәбез!» – дип яза Керкәле мәдәният йорты.
Актив катнашучы авылдашлары күп булган. Аларның күбесе мәдәният йортына килеп, ярдәм итә алмасалар да (күбесе эштә булганга, гаилә хәле буенча) иренмичә өйләрендә токмач җәеп килгәннәр. Күбесе он, йомырка белән булышканнар, акчалата да ярдәм итүчеләр булган.
Мондый изге эштә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт.
Әзерләгән әйберләр СВОдагы егетләргә барып җитсен дип телик.
фотолар: Керкәле мәдният йортыннан.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев