Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле авылында «Чишмәләр» операциясе тәмамланды

Керкәле - чишмәләргә бай авыл.

Монда берничә чишмә урнашкан. Авыл җирлеге хәбәр итүенчә, җәй ае дәвамында "Чишмәләр" операциясе башкарылган. Ягъни чишмәләрне буяу, төзекләндерү, ремонтлау буенча күп эшләр эшләгәннәр. Соңгы эшләнгән эшләре - авыл эчендәге "Хәмзә" чишмәсе һәм юл кырыендагы "Әкият" чишмәсен буяганнар. 

Ә "Изгеләр" чишмәсе ничек матурайган, фотога күз салыгыз әле. Әлеге чишмәне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайты Татарстанның иң матур җире дип, "ЭКОневидаль" рубрикасында әлеге чишмәнең тарихын язганнар. 

Хәзер "Изгеләр" чишмәсе бик төзек. Калфаклы милли хатын-кыз скульптурасы юлдан узучыларны тәмле сулары белән сыйлый. Чишмәләрне төзек, чиста итеп саклый алсак идек.

фотолар: Керкәле авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев