Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәле авылының бердәнбер ветераны: Җиңү көнен ишеткәч, бер-беребезне котлыйбыз, кочаклашабыз

Керкәле авылында бердәнбер сугыш ветераны – Исмәгыйль бабай Сафуанов янына авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов килеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкне, рәхмәт хатын тапшырды, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.


Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип авылдан чыгып киткән Исмәгыйль Сафуановка җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу. Аны 1943 елның 15 ноябрендә армиягә алалар.

Ерак Көнчыгышта 246нчы полкта укчы булып хезмәт итә башлый. Биредәгеләрне сугышка алып киткәннәр, ә яңа килгәннәрне дошман явына каршы әзерлиләр, көн саен өйрәтүләр уздырганнар. “1945 елның 9 май - Җиңү көнен шахтада эшләгәндә ишеттек. Бер-беребезне котлыйбыз, кочаклашабыз", - дип исенә төшерә ул. Аннан Япония белән белән сугыш башлана.

Ул тәмамлангач та туган ягына кайта алмый, Петропавловск-Камчатскийга күчерәләр. 1950 елда гына авылга кайтып төшә ул. Аның өчен туган як һәм Җиңү сүзе – иң кадерле төшенчәләр. 

Ленар Бигманов әйтүенчә, авылда бер сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре барысы бергә тугызау гына бүгенге көндә исән-сау.

 

фотолар: авыл җирлегеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев