Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Керкәледә Сара Садыйкова кызы Әлфия Айдарская кунакта булды

Узган атнада Керкәлегә танылган композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарская кунакта булып китте.


Ул мәктәптә укучылар белән очрашты, дип хәбәр итә мәктәп сайты. Үзе белән Сара Садыйкова иҗат иткән “Керкәле таулары” җырын алып килгән, әнисе турында кызыклы истәлекләр сөйләгән.

Аның белән бергә Лениногорскидан Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат ханым да килә, ул әтисенең репертуарыннан берничә җыр башкара.

Укучылар танылган шәхесләр белән очрашуга шат булганнар. 

Әлфия Айдарская ул көнне Лениногорскида узган “Чишмә” берләшмәсенең 60 еллыгына багышланган кичәдә дә катнашты.
 

Алсу Миңнебаева һәм edu.tatar.ru фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев