Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кибетләрдә макароннар кыйммәтләнерме?

Глобаль җылыту сәбәпле макарон ризыкларының дөньякүләм бәяләре артачак, дип фаразлый экспертлар.

Җәй аенда  уртача һава температурасы менүе аркасында Европа илләрендә һәм бодайның каты сортларының дөньякүләм яртысы үстерелгән Канадада, уңыш сыйфаты начарайган. Италиядә корылык аркасында фермерлар Төркиядә үстерелгән уңышка өмет итә.

Үз чиратында помидор үстерүче Испания һәм Һиндстан корылык аркасында запаслар кимүе сәбәпле продукциягә бәяләр артуы турында белдергән. Томат бәяләре артуы турында Канада фермерлары да белдергән.

Тикшеренү компанияләре мәгълүматларына ярашлы, соңгы вакытта АКШта макаронның ваклап сату бәясе 8%, Европада 12 % үскән. Халыкара ашлык советы фаразларына ярашлы, 2023—2024 елларда бодайның каты сорты дөньякүләм җитештерелүе тарихи 22 еллык минимумына җитәчәк. Бу хәлнең соңгы өч дистә елда глобаль запасларның кимүенә китерүе мөмкин икән. “Бөтен дөньяның нормаль ихтыяҗын тәэмин итү өчен каты сортлар җитмәячәк”,— дип фаразлый аналитиклар.

https://omet-rb.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев