Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләсе атна башында Татарстанда гадәттән тыш җылыны кышкы салкыннар алыштырачак

Атна ахырына кадәр Татарстанда уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән сигез- ун градуска югарырак булачак.

Һава торышы  киләсе атна башында, салкын төньяк антициклоны тәэсирендә генә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Әлегә республика һаман да антициклон перифериясендә урнашкан. Аерым районнарда томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә, ди синоптиклар.

Җомга һәм шимбә, 5 һәм 6 декабрьдә, төбәкнең кайбер урыннарында бераз явым-төшем фаразлана. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе мөмкин. Төнлә һава температурасы 0 дән -4 градуска кадәр, көндез -2 дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан аша атмосфера фронты үтәчәк. Районнарның күбесендә бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавыннан күренгәнчә, бу вакытта температура фоны үзгәрмәячәк.

Метеорологларның алдан биргән мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 8 декабрьдә, фронталь өлеш үткәннән соң, республика территориясенә төньяктан килгән салкын антициклон үз тәэсирен таратачак.

Караңгы вакытта урыны белән әле бераз кар явуы мөмкин, әмма көндез явым-төшем ихтималы аз. Температура кисәк төшәчәк: төнлә термометр баганалары 9–14 градус салкынга кадәр төшәчәк, ә көндез алар нульдән югары 7–12 градуска күтәрелмәячәк.

Сишәмбе, 9 декабрьдә, явым-төшем бик аз булыр дип көтелә. Төнге сәгатьләрдә тагын да салкынрак булачак: -11, -16 градус. Көндез һава бары тик шул ук нульдән түбән 7–12 градуска кадәр генә җылыначак.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://t.me/lensk_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев