Кирлегәч мәктәбе укытучылары мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләнделәр
Укытучы - олы хөрмәткә лаек.
Кирлегәч мәктәбе сайты хәбәр иткәнчә, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен мәктәп укытучылары төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре белән бүләкләнгәннәр.
Август ахырында мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә бүләкләү чарасы булган иде, әле менә яңарак кына Мәдәният сараенда укытучылар көненә багышланган чарада да бүләкләү булды. Икесендә Кирлегәч мәктәбе педагоглары төрле бүләкләргә ия булганнар.
Сахапова Земфира Ильясовна - Лениногорск шәһәре һәм районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Зиангирова Дания Котдусовна - "Мактаулы остаз" билгесе алды
Мукимова Алсинә Әкъдәсовна - Татарстан Республикасының "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесенә ия булды
Бәдретдинова Мәрьям Мөнировна - Россия Федерациясенең "Һөнәргә тугрылык өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Укытучыларга киләчәктә дә эшегездә яңа үрләр яулауны телибез!
фото: мәктәп сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев