Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Корбан нисабы ике тапкыр арткан

Корбан нисабы – бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны кертмичә, калган ирекле акчалата яки мөлкәт күләме.

Быел Корбан кылу өчен нисаб күләме 100 мең сум итеп билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков хәбәр итте.

Корбан нисабы – бу – бурычларны һәм кирәкле чыгымнарны кертмичә, калган ирекле акчалата яки мөлкәт күләме. Әгәр мөселман ир-атта яки мөселман хатын-кызда Корбан көннәрендә корбан чалу өчен шушы суммада яки мөлкәттә артык акча булса, ул корбан чалырга бурычлы.

 «Без 100 мең сум турында сөйләгәндә, акчаны гына түгел, ә теләсә нинди артык мөлкәтне дә күз уңында тотабыз. Кеше ел дәвамында кулланмаган теләсә нинди мөлкәт артык санала», – ди хәзрәт.

Корбан нисабы күләме 595 грамм көмеш бәясенә тигез, бу 100 мең сумга туры килә. Узган елда Корбан нисабы 53 мең сум тәшкил итә иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев