Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш мәктәбе лагеренда ял итүче балалар җиләк тә җыйдылар

Лагерьда көннәр күңелле үтә.

Куакбаш авылы мәктәбендә июнь аеннан «Кояшкай» мәктәп яны лагере эшли башлады. Лагерь үз эшен бик күңелле алып бара, укучылар вакытның узганын да сизмиләр.

Лагерьда укучыларның көне яхшы үтсен өчен укытучылар – тәрбияче апалары:  Зилия Гайсина һәм Фәридә Хәсәнова тырышалар. Укучылар еш кына табигатькә чыга, авыл китапханәсендә тематик сәгатьләрдә катнашалар. 

Лагерьда иртәне байрак чыгарудан һәм гимн җырлаудан башлыйлар. Иртәнге зарядка да була.
Өстәл уеннары уйныйлар.

Лагерьнең 19нчы көнендә исә җиләк тә җыярга барганнар. Тәрбияче апалары белән бергә, кечкенә чиләкләренә җиләкләр тутырганнар. Чиләк тулып бетмәсә дә, яхшы кәеф белән кайтканнар. 

Эх, җиләкле җәйләрнең  оныталмабыз ямен!..
Бардык буген еракка,
Бик еракка - җиләккә.
Безне йөргэн дисезме
Әллә җиләк  кирәккә?
Бер дә кирәктән түгел:
Бардык ашарга гына,
Күңел ачарга гына… дип шигырь юлларын да уйлап чыгарганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев