Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: лениногорскилы кресло-карават сатып алгач, проблема килеп туа

Кулланучылар хокукын яклау белгечләренә Лениногорскида яшәүче ханым кресло-карават сатып алгач, бәхәсле хәлне аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итә.


Хәл болайрак була: ханым кибеттән кресло-карават сатып ала. Мебельне китереп бирәләр, тик җиһаз үзенә тиешле урынга сыймый. Сатып алучы мебель сатучыга моны хәбәр итә һәм башкага, кечерәк күләмлегә алыштырырга теләвен дә әйтә. Тик аның бу үтенече канәгатьләндерелми. Сатучы үзенең баш тартуын мебельнең алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керүе белән аңлата.

Шуннан соң ханым, аптырап, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә мөрәҗәгать итә. Аңа “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Россия Федерациясе законының 25нче маддәсен аңлатып бирәләр. Моннан тыш, алмаштырырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә көнкүреш өчен билгеләнгән мебель гарнитуралары керә, ә бер генә данәдәге җиһазларга бу кагыйдә кагылмый, дип аңлаталар.

“Кулланучының тиешле сыйфатлы креслоны алмаштыру өчен барлык хокуклары бар. Берничә шарт үтәлергә тиеш: мебель үзенең товар кыяфәтен саклап калган, фабрика ярлыклары бар һәм мебельне алыштыру өчен 14 көнлек срок тәмамланмаган булуы”, - ди белгечләр.

Белгечләр әлеге ханыма, бу очракта ул кулланучы була, товарны алмаштыруны таләп итеп, сатучыга дәгъва  (претензия) язарга киңәш иттеләр. Әгәр мөрәҗәгать иткән көндә шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Кулланучының таләпләрен ирекле рәвештә үтәмәгән очракта, аңа үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә дә була. Территориаль орган белгечләре проблеманы хәл итүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

 

фото: https://ru.freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев